Укытучылар көне традицион рәвештә район мәдәният йортында узган тантанага районның педагогик корпусын җыйды.
Бу залда үсеп килүче буын алдында белем дөньясын ачкан кешеләрнең игелекле елмаюлары яктырак булып тоела. Бу көнне педагогларга карата бик күп җылы сүзләр яңгырады.
Сәхнәдән мәгариф хезмәткәрләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов һәм мәгариф бүлеге методисты, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы рәисе Валентина Орехова котладылар. Алар иң яхшыларны бүләкләү тантанасын җитәкләделәр. Һәм бу белем орлыклары чәчүчеләрнең “йолдызлар яңгыры” иде. Чәчәкләр, дипломнар, грамоталар, залның кайнар алкышлары...
Хөрмәтләү бәйрәм концерт номерлары белән аралашып барды.
Район мәдәният йорты солистлары чыгышларына мәктәп укучылары да кушылды. Педагоглар үзләре дә, иҗади сәләтләрен искә төшереп, кайбер концерт номерларында катнашты.
Укытучыларның яшь буыны вәкилләре үзләренә шундый якты һөнәри юл ачкан ветеран-педагогларны чын күңелдән котладылар. Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган... Бу сүзләрне район укытучысының һәрберсе хезмәтенә карата хөрмәт белән караулары турында да әйтергә мөмкин.