Кәрәкәшле авылы китапханәсендә авыл яшьләренең МХОда катнашучы Сергей Хворонов белән очрашуы узды.
Очрашуда шулай ук солдатның туганнары һәм якыннары да катнашты.
Бу буыннар сөйләшүе генә түгел, ә мөһим вакыйгаларда катнашкан һәм катнашучы кешенең үзеннән тарихны ишетү мөмкинлеге иде. Махсус хәрби операциядә катнашучы Хворонов Сергей Николаевич, инде бер ел диярлек үзенең иптәшләре һәм туганнары белән күрешмәгән.
Хәзерге вакытта исә сугышчы туган авылына кайткан - аның кыска вакытлы ялы. Шулай да Сережа яшьләр белән очрашырга вакыт тапкан. Очрашу җанлы әңгәмә форматында узды. Балалар кунакка күп сораулар бирделәр, аларны барысы да кызыксындырды: «ут линиясендә» солдатларның кайда яшәвеннән һәм ничек туклануыннан алып, балалар хатларына мөнәсәбәтенә кадәр.
Җыелучылар Сергейны зур игътибар һәм кызыксыну белән тыңладылар. Балалар конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәт - патриот һәм чын Россия гражданы сыйфатлары булуын күрделәр.