Әбсәләм мәктәбе укучылары Ютазыдагы «Тапшырылмаган хатлар» музеена экскурсия белән бардылар

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Татар язучысы Гадел Кутуйның 120 еллыгына багышланган «Яблоко попалам» әдәби фестивале кысаларында Әбсәләм мәктәбе укучылары һәм аларның әти-әниләре Ютазы авылында «Тапшырылмаган хатлар» повесте музеенда булдылар.

Кунакларны утар хуҗабикәсе Илмира Гобәйдуллина җылы каршы алды. Чынлыкта, музей - йөз еллык тарихы булган агач йорт. Балалар әти-әниләре белән бергә борынгы стильдә төзелгән татар йортының хатын-кызлар ягында булдылар. Монда барысы да кызыклы иде: каба, орчык, бакыр самавыр, кычытканнан үрелгән өстәл җәймәсе, җитен кул тастымаллары, чигелгән сөлгеләр. Илмира Мирсәетовна әби-бабаларыннан килгән бар нәрсәне саклый, торгыза. Нәкъ менә шундый шартларда Гадел Кутуй һәм аның повесте геройлары туган һәм үскән, дип ассызыклады ул.

Шуннан соң йорт хуҗабикәсе кунакларны Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестенда төп герой булган Галия бүлмәсенә чакырды. Монда узган гасырның 30 нчы еллары атмосферасы хөкем сөрә. Бүлмәнең бизәлеше, җиһазлары, интерьер әйберләре, рояль һәм хәтта патефон барысы да повестьның язылу вакытына туры килә. Утар территориясендә урнашкан йортка килеп, балалар тагын бер тапкыр шундый фикерне ныгыттылар: башкорт һәм татар халыкларының тарихы һәм тормышы никадәр дәрәҗәдә тыгыз үрелгән икән. Фестивальнең исеме дә шуннан килә – “Бер алманы икегә бүлү” .

Экскурсия ахырында Илмира Гобәйдуллина музей комплексын үстерү планнары белән уртаклашты һәм һәркемгә алма таратты. Барысы да бер елдан соң яңадан килергә дигән ышаныч белән саубуллашты.

Фәридә Ямалиева, Әбсәләм мәктәбенең татар һәм рус телләре укытучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International