Ютазылыларны «Татарча диктант» акциясендә катнашырга чакырабыз.

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

 

2023 елда «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясе 13 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр, 13.00 сәгатьтә узачак.

Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы бүлеге, җирле мәгариф бүлеге белән берлектә, безнең район халкын акциядә актив катнашырга чакыра.

Диктантны өйдә онлайн режимда, туры эфирда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында яки http://diktant.tatar/сайтында трансляциягә тоташып язарга мөмкин. Моның өчен http://diktant.татар/ сайтыннан бланк йөкләп алырга һәм аны бастырырга кирәк. Диктант язганнан соң, бланкны сканерларга яки фотога төшерергә һәм tatarchadiktant@gmail.com электрон почтасы аша җибәрү мөһим: моннан тыш, диктантны шәхси кабинетта да язып була, моның өчен катнашучы буларак http://diktant.tatar/ сайтында теркәлү дә җитә һәм сайтка билгеләнгән вакытта керү мөһим.

Шулай ук районда махсус мәйданчыклар эшләячәк. Диктант язарга теләүчеләр 13 октябрьдә районның мәгариф учреждениеләренә 13.00 сәгатьтә килә алачак.

Диктант язу шулай ук Ютазы районы мәктәпләрендә, мәктәпкәчә, мәдәни учреждениеләрдә оештырылачак.

 

Сылтама буенча Инструкция /file/jutaza/File/сайтның эш инструкциясе (Татарча диктант) (1).pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International