1 нче номерлы балалар бакчасы әзерлек төркеме хезмәткәрләре, әти-әниләре һәм тәрбияләнүчеләре белән бергә, волонтерлар штабына Россия армиясе хәрбиләренә һәм өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган доброволецларга посылкалар әзерләделәр.
Ярдәм җыюда хезмәткәрләр үзләре, әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти-әниләре катнашты. Алар азык-төлек, җылы әйберләр, шәхси гигиена кирәк-яраклары җыйды, ә балалар педагог белән бергә хәрбиләр өчен хатлар язды, яхшы теләкләр белән открыткалар ясады. Балалардан посылка чираттагы гуманитар йөк составына керәчәк, хәзер аны МХО зонасына җибәрү өчен волонтерлар штабында төзиләр.