Бүген район үзәк хастаханәсендә Ютазы районының булачак солдатлары белән очрашу узды.
2023 елның 1 октябреннән бөтен Россия буенча көзге чакырылыш кампаниясе старт алды. Ул декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бүген Ютазы районында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы узды.
Көзге чакырылыш вакытында Ютазы районыннан 30 кеше хәрби хезмәткә чакырылачак. Район хәрби хезмәткә чакырылучыларны беренче тапкыр 17 октябрьдә, ә соңгысын 11 декабрьдә җибәрү планлаштырыла.
- Егетләр медицина комиссиясен вакытында үттеләр, барлык чакырылучылар да хезмәткә әзер, — дип билгеләп үтте гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Марат Гарифуллин.
Безнең гражданнар сроклы хезмәтне Калининградтан Владивостокка кадәр урнашкан хәрби частьләрдә үтәчәк, дип хәбәр итте Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча хәрби комиссар.