Бәйрәкә авылының Ютазы урамында тротуар төзү буенча эшләр тәмамланды

2023 елның 13 октябре, җомга

Ютазы урамындагы әлеге эш үзара салым программасын тормышка ашыру кысаларында башкарылган. Асфальт белән капланган җәяүлеләр юлының озынлыгы 285 метр тәшкил итә. Күптән түгел район юл эшчеләре Кәрәкәшле авылында да тротуар төзү эшләрен тәмамлаган. Биредә җәяүлеләр өчен 95 метр озынлыктагы юл Мирфатыйх Зәкиев урамы буенча яңа парк янында салынган. Исегезгә төшерәбез, район җирлекләрендә яшәүчеләрнең үз торак пунктларын төзекләндерүдә финанс катнашуы нәтиҗәсендә социаль әһәмияттәге күп кенә объектларны норматив хәлгә китерү мөмкин булды. Үзара салым – бәяләп бетергесез программа, анда аерым кешенең һәрбер сумы республика бюджетыннан «финанс агымнарын» җәлеп итә. Нәтиҗәдә, шактый зур сумма барлыкка килә, ул һәр торак пунктның актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелә. Шунысы мөһим, Ютазы халкы әлеге программада 2013 елдан бирле катнаша. Шул ук вакытта алдан күрүчәнлек белән барлык районнар яшәүчеләре дә мактана алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International