Ростехнадзорның тиешле документы районның кышка әзер булуын күрсәтә.
Инфраструктура үсеше бүлегендә хәбәр итүләренчә, районда 53 котельный эшли, алар районның социаль объектларына (мәгариф учреждениеләре, спорт комплекслары, район башкарма комитеты бинасы, сәламәтлек саклау объектлары, РМЙ һәм АМЙ) хезмәт күрсәтә. Шуларның 37се - «Теплосервис» ҖЧҖ һәм 16сы - «Уруссу – Водоканал» ҖЧҖ карамагында. Күпфатирлы торак йортларга килгәндә, исегезгә төшерәбез, алар индивидуаль җылытуга күчерелгән.