Район Башкарма комитеты оештырган «Урман утырт» акциясе кысаларында Ютазы районында мең яшь нарат үсентесе утыртылды.
Акцияне районның барлык авыл җирлекләре һәм иҗтимагый оешмалары хуплады. Ветераннар советы вәкилләре, чик сакчылары җәмгыяте белән берлектә, "Сугышчы-интернационалистлар истәлегенә" скверы территориясендә йөз нарат утырттылар, шуның белән Өлкәннәр декадасына багышланган чаралар тәмамланды.
Әфганчыларга һәйкәл янында агачлар утыртуда район җитәкчелеге вәкилләре - район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова катнашты.
Өлкән яшьтәге кешеләр, чик сакчылары, шулай ук инвалидлар җәмгыяте вәкилләре белән бергә наратлар утыртты һәм аларга су сипте. Көчле җил булуына карамастан, акциядә катнашучы активистлар шактый күп җыелды.
- Бүгенге көндә район буенча ветераннарның активлыгы артуы мине бик сөендерә. Көмеш яшь вәкилләренә, аларның битараф булмавы, тырышлыгы һәм активлыгы өчен рәхмәт, - дип билгеләп үтте ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйпова.
Моннан тыш, ялга МХОдан кыска ялга кайткан якташыбыз да наратлар утыртырга ярдәм итте.