Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең директоры, укытучылары һәм югары сыйныф укучылары әлеге акциягә кушылдылар һәм диктант яздылар.
Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, татар әдәби телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Акциядә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе, «Татарстан-новый век» - «Татарстан-яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең территориаль бүлекчәсе Советы Рәисе Әнис Ямалетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Ютазы муниципаль районы буенча җирле бүлекчәсе рәисе Лилия Гәрәева, Ютазы муниципаль районы хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова, Ютазы авылы ветераннар советы рәисе Фәния Әхмәтшина, шулай ук мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашты.
Быел бөтендөнья акциясе сигезенче тапкыр узды. 2022 елда акция Россиянең 74 төбәгендә узды. Шулай ук анда 31 илдә яшәүче ватандашлар катнашты. Узган елларда «Татарча диктант» акциясендә бөтен дөнья буенча миллионнан артык кеше катнашты.