«Авангард» клубы активистлары АК-47 мылтыгын сүтеп-җыю буенча мастер-класска килделәр

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

Яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча грантны гамәлгә ашыру кысаларында «Атлант» комплексында АК-47 автоматын сүтеп-җыю буенча мастер-класс узды.

АК-47 автоматын сүтеп җыю мастер-классын үткәрергә 33 еллык стажы булган тәҗрибәле педагог, ТИН һәм физик тәрбия укытучысы Ирек Хәйретдинов чакырылды. Балаларга үзләренең гамәли белемнәрен сынап карарга мөмкинлек бирелде. Алар чиратлап автоматны сүтеп-җыюга керештеләр һәм корал белән эш итү тизлеген белделәр.

Бу үсеп килүче буын белән аралашу ысулы нәтиҗәләрне яхшырак үзләштерүгә ярдәм итә, чөнки монда күз һәм башка сизү органнары катнаша.

Шулай ук балаларда рухи-әхлакый категория буларак патриотизм хисе формалаша, аларда Ватан алдында җаваплылык һәм бурыч хисе тәрбияләнә, илне якларга әзерлек һәм милли үзаң нигезләре салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International