14 октябрьдә гимназиядә Әтиләр көненә багышланган шахмат турниры узды

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

Урыссу гимназиясе базасында узган шахмат турнирында гимназиячеләрнең әтиләре актив катнашты.

Шахмат такталары артына 12 әти һәм аларның балалары утырды.

Турнир бик мавыктыргыч, кызыклы, уен дәрте белән узды. Турнир барышында катнашучылар кызыклы уен комбинацияләре, шахмат партияләренең гадәти булмаган чишелешләре белән гаҗәпләндерде. Дулкынлануны җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды.

Уен нәтиҗәләре буенча, әтиләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын — Рәис Ямаев;

2 урын - Айрат Әфләтунов;

3 урын - Руслан Исламов.

Укучылар арасында җиңүчеләр булдылар:

Ямаев Әмир - 1 урын;

Дамир Таҗиев - 2 урын;

Кәрим Гыйләҗев - 3 урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International