ТР Ютазы районы ГТО БФСК тестлау үзәге тарафыннан «Олимп» спорт мәктәбендә ГТО муниципаль фестивале кысаларында медицина хезмәткәрләре өчен нормативлар кабул итү оештырылды.
ТР Ютазы муниципаль районы ГТО БФСК тестлау үзәге тарафыннан «Олимп» спорт мәктәбендә ГТО муниципаль фестивале кысаларында нормативлар кабул итү оештырылды. ГТО комплексында сәламәтлек саклау хезмәткәрләре катнашты. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре үз үрнәкләре белән хезмәттәшләренә һәм пациентларга сәламәт яшәү рәвеше һәркемгә һәм һәркем үти алырлык булуын күрсәттеләр. Моннан тыш, эштә генә түгел, үз үрнәкләре белән дә табиблар халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә чакыра.
Урыссу район хастаханәсе медицина персоналы ГТО комплексы нормативларын үтәүгә кереште. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт хәрәкәтенә кушылып, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре ГТО системасының программа нигезләрен тапшырдылар.