14 октябрьдә Димтамак урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Ә. Галиуллина «Әтиләр көне» бәйрәмен үткәрде.
Чарада әтиләр һәм әтиләрнең әтиләре әниләр өчен макароннан муенса ясау, кулдан иттаркыч җыю, бәрәңге чистарту кебек конкурсларда көч сынашты.
Ә балалар батырлык һәм кыюлык турында җырлар җырлады, шигырьләр укыды һәм мавыктыргыч тамашалар күрсәтте.