Урыссудагы 5нче балалар бакчасының әзерлек төркемендә «Гаилә шәҗәрәсе» тематик көне узды.
Чара «нәсел», «ата-аналар», «ата-бабалар», «дәвамчылар» төшенчәләрен ачу, балаларның шәҗәрә турында беренчел күзаллауларын конкретлаштыру, үз нәселенең тарихы белән кызыксыну уяту максатыннан узды.
Ата-аналар белән бергә шәҗәрә агачы ясап, балалар үз гаиләләре турында балалар бакчасындагы яшьтәшләренә горурланып сөйләделәр.