Ютазылылар татар телен белү буенча сынауны уңышлы узды

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

13 октябрьдә Ютазы районының барлык мәктәпләрендә татар телен белү буенча Бөтендөнья акциясе узды.

Барлыгы 1000 гә якын кеше катнашты. Мәктәпләр, һәрвакыттагыча, иҗади эш итте. Кабинетлар матур итеп бизәлгән, катнашучылар милли костюмнарда килгәннәр, уздыру сценарие төзелгән иде.

Нәтиҗәдә, диктант язучыларның барысы да татар телен белү буенча сынауны уңышлы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International