«Картлык безне өйдә тапмаячак» сәнгать төркеме күрше районда бәйрәм кунагы булып кайтты.
Өлкәннәр декадасына багышланган концерт 14 октябрьдә Азнакай районының Чәкән авылында узды. Ютазы районының актив пенсионерлары, үзешчән артистлары Мария Ротанова җитәкчелегендә авыл халкы алдында соклангыч концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Азнакай районы халкы кунакларны җылы һәм ачык йөз белән каршы алды.