Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Районнан 3 укытучы Англиягә стаҗировкага барып кайтты
2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
Алар Татарстан Республикасының “Алгарыш” программасы буенча грант алучылар, нәкъ менә шушы бүләк әлеге укытучыларга чит илдәге белем бирү учреждениеләрендә тәҗрибә туплау мөмкинлеген тудырды да. Бәйрәкә мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлшат Абдуллина белән әңгәмә корабыз.
Чит илдә дә тормыш начар түгел. Шундый фикер белән районыбызның өч инглиз теле укытучысы, җәен Англиядә стажировка узып, кайтты.
- Без Казаннан Мәскәүгә 18 июльдә очтык, ә аннан Ла-Манш бугазы ярында урнашкан Брайтон шәһәренә юл алдык, - дип сөйли Гөлшат Фәрвәз кызы. – Һәм 20 августка кадәр безнең өчен яңа ысул буенча инглиз телен өйрәндек, сүз уңаенда, әлеге ысул укучыларга ирек, мөстәкыйльлек бирә. Хуҗасы хәрби сәнгать тренеры булган коттеджда яшәдек. Чехия, Польша, Санкт-Петербург студентларына һәм миңа аерым бүлмәләр тәкъдим ителде. Иртәнге ашка без, инглизләр кебек, джем яисә атланмайлы тостер белән чәй, кофе, кайвакыт сөт эчтек. Көллияттә ашаган төшке аш, кагыйдә буларак, “фиш энд чипс” – ягъни кыздырылган бәрәңге белән клярлы балык, салатлардан торды. Кичке ашны – изелгән бәрәңге, сыр, ветчинаны хуҗа әзерләде. Ризык тәмле булды. Күңелебезгә бары тик аш җитмәде. Аны инглизләр әзерләмиләр.
Урамнарның төзеклелеге, халыкның искитмәле әдәплелеге күзгә ташланып торды. Әйтик, автобуска кергәндә, шофер исәнләшә, һава торышының матурлыгын искәртә, чыкканда пассажирларга рәхмәт әйтеп озатып кала. Автобуслар ике катлы: беренче каты инвалидлар, көмәнле ханымнар һәм өлкәннәр өчен, икенчесеннән яшьләр урын ала. Алар, сүз уңаенда, аскы катта буш урыннар булса да, өскә менәләр. Күпләр велосипедка өстенлек бирә. Алар өчен юлларда махсус полосалар билгеләнгән, мондый полосалар автобус һәм автомашиналар өчен дә каралган. Шәһәр халкы өс-башына әлләни әһәмият бирми, арада зәвыксыз киенгән кешеләр дә бар. Шактый тарихи урыннарда булдык. Кыскасы, оныта алмаслык тәэссоратлар алдык.
Кәрәкәшле мәктәбенең инглиз теле укытучысы Фәридә Насыйрова Манчестерга эләгә. Ул Кытайдан һәм Венгриядән килгән укытучылар белән кайчандыр Пакестаннан күченеп килгән хуҗабикә йортында яшиләр. Фәридә Илсур кызы әйтүенә караганда, әлеге хуҗабикә төрле өлкәләрдәге мәгълүматка ия кеше була. “Бер бүлмәдә без ике кеше яши алабыз дигәч, ул аптырап калды. Чөнки килешү буенча һәрбер кеше аерым бүлмәгә урнашырга тиеш иде. Шөгыльләр мәгълүматка бай узды. Шулай ук мәдәни программа да күңелләрдә тирән эз калдырды: без Лондон, Ливерпуль, Йорг шәһәрләрендә булдык, Шотландиягә бардык. Болар тарихи һәм мәдәни урыннарга, күп санлы архитектура һәйкәлләренә бай урыннар. Шуңа күрә бу темага бик озак сөйләргә мөмкин”.
Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Гөлшат Касыймова шулай ук Манчестерда яши. Узган курслар буенча ул төрле методикаларга һәм ысулларга өйрәтүләрен сөйләде. Ягъни телне өйрәнүнең аерым этабына ысул туры килгән очракта гына уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Белем бирү серләренә төшенү авыр булмады, ди Касыймова. Әмма имтиханнар турында болай дип әйтеп булмый, чөнки аларны тапшырырга бары тик каләм, аны очлаугыч, ластик белән генә кергәннәр. 240 сорауга җавап табар өчен 240 минут вакыт бирелгән. Курслар ахырында “студентлар” уку турында сертификатлар алганнар. Имтихан нәтиҗәләре буенча документ исә декабрь аенда киләчәк. Англиядә Сезгә нәрсә ошады, дигән соравыбызга, Гөлшат Фәнәви кызы: “Бар нәрсә дә диярлек ошады”, дип җавап бирде. Беренче чиратта безнең район укытучысына инглизләрнең әдәплелеге, социаль гарантияләр, кешеләрнең күңел байлыгына өстенлек бирүе ошаган.
Кыскасы, чит илдә дә тормыш начар түгел. Курыкмыйча шуны әйтергә була, соңгы елларда Европадан кергән шактый күренешләр безнең тормышыбызда тирән урын алды. Шулай да без европалылар да, Азия кешесе дә түгел, әмма алардан килгән сыйфатлар бездә яши. Һәм әлеге сыйфатлар төрле шартларда үзләрен төрлечә күрсәтергә сәләтле: берәүләр акыллырак булыр өчен укыса, икенчеләр документ алыр өчен генә белем туплый, ә өченчеләр исә тормыш мәгънәсен бәйрәмнәргә кайтарып калдыра. Ничек кенә булмасын, инглиз телен өйрәнергә кирәк, чөнки ул безгә дөньяны тагын да танып белү мөмкинлекләрен ача.
Роза Искәндәр
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз