Урыссудагы 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары сыйныф укучылары окоп шәмнәре ясауда ярдәм итәләр

2023 елның 20 октябре, җомга

Берничә укучы кыз МХОда катнашучылары өчен окоп шәмнәре ясауда инициатива күрсәтте. Сигезенче сыйныф укучылары Алинә Насыйрова, Полина Никитина, Альбина Гайсина, Ралина Мәрданова волонтер хатын-кызларга ярдәмгә килделәр. Хатын-кызлар Татьяна Свитюк җитәкчелегендә окоп шәмнәре ясыйлар һәм МХОда катнашучыларга оекбашлар бәйлиләр. Кызлар берничә тапкыр шәмнәр өчен калыплар ясарга булышырга килделәр, бу бик зур ярдәм булган һәм ясау процессын тизләткән. Бер сәгать эчендә алар 35 калып ясаган. Барлык әзер шәмнәр МХОда катнашучыларга җибәрү өчен «Доброшвеи» отрядына тапшырылачак. Исегезгә төшерәбез, салкыннар башлангач, солдатлар өчен окоп шәмнәре бик мөһим. Алар ярдәмендә хәтта җылынырга да мөмкин! Сугышчылар берничә шундый шәмне металл савытларга куялар һәм импровизацияләнгән мичләр барлыкка килә, чөнки утын һәрвакытта да юк, ә металлны җылыту хисабына җылылык барлыка килә. Бу шәмнәр уртача 6-8 сәгать янып тора, шуңа күрә солдатлар тыныч кына җылыда йоклыйлар. Бу вакыт эчендә безнең тырыш хатын-кызлар меңнән артык шәм ясаган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International