Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Азнакайда татар журналистларының күчмә утырышы узды
2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
Азнакайда татар журналистларының күчмә утырышы узды
Утырышны журналистлар берлегенең Президиум рәисе Римма Ратникова алып барды. Сүз татар журналистикасының бүгенге торышы, кадрлар мәсьәләсе турында барды, республика һәм район массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү буенча анык сораулар каралды. “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, “ТАТМЕДИА” ААҖ милли проектлар өчен җаваплы хезмәткәре Гөлнара Сабирова, Казан федераль университетының татар филологиясе һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин чыгыш ясадылар.
Азнакай шәһәрендә Татарстан Республикасы журналистлар берлегенең күчмә Президиумы утырышы узды.
“ТАТМЕДИА” ААҖ хезмәткәре Г. Сабирова әйтүенчә, бүгенге көндә редакцияләрдә эшләүче 289 кешенең бары тик 110ы гына һөнәри белемгә ия. Бу әлбәттә инде белемле яшь журналистлар аз дигән сүз. Өстәвенә, булганнарының яше пенсия чорына җитеп килә. Президиум әлеге мәсьәләне ничек хәл итү турында фикер йөртте. Районнан бюджет хисабына юллама белән укучылар җибәрү – әлеге мәсьәләдән чыгуның бер юлы. Ягъни, уку бәясенең 50 процентын район түли, ә калганын ата-ана күтәрә. Шул ук вакытта яшь журналист үз районына әйләнеп кайтырга тиеш була. Шулай ук хәзерге татар журналистикасының теле авыр, миллилек юк, дигән фикерләр дә яңгырады, әмма шул ук вакытта социаль челтәрләрдә татар яшьләренең күп булуын күрсәтеп оешкан төркемнәр бар. “Ватаным Татарстан” газетасы редакторы М. Сәфәров: “Кеше яратып укысын дисәң, тормыш турында язарга кирәк”, диде.
Киңәшмәнең икенче өлеше Азнакай районының Яңа Ташлыяр авылында узды. 1982 елдан бирле юкка чыккан булып саналучы авылда “Юкка чыккан авылларны яңадан торгызу” республика программасы нигезендә зиярат яңартыла һәм шул авылдан чыккан Г. Камал исемендәге театр артистлары Нәҗибә Ихсанова һәм Әсһәр Шакировның исемнәрен мәңгеләштерделәр. Чарада артистлар үзләре дә катнашты.
Эш көне күңелле дә һәм файдалы да узды. Килгән һәркем чарадан канәгатьлек хисе алып таралышты.
Лилия Гәрәева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз