Уруссуның балалар иҗаты үзәге ачык ишекләр көне үткәрде

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе

Сентябрь аеның беренче көннәрендә үзәктә ачык ишекләр көне үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Педагоглар коллективы “Балачак иленә рәхим итегез!” исемле бәйрәмгә килүчеләрне ачык йөз белән каршы алды. Укытучылар һәм алар тәрбияләүче балалар әзерләгән музыкаль-күңел ачу чарасы әти-әниләргә һәм укучыларга әлеге үзәкнең зур могҗизалар тудыру сәләтенә иялеге турында тулы мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International