Тыл ветераны Гөлчирә Вәлиеваның 90 яшьлек юбилее.

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе
16 сентябрь көнне үзенең туксан яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, тыл ветераны Гөлчирә Вәлиева билгеләп узды. Әлеге истәлекле көн белән юбилярны  районның социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев һәм Хезмәт һәм сугыш ветераннарының район Севеты рәисе Зоя Глушкова котладылар. Гөлчирә апа үзе шушы районның Кәрәкәшле авылында туып үсә, әмма сугыштан соң ул Какылы-Күл авылында яши һәм эшли. Бүген героебыз кызы белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын йорт белән тәэмин итү федераль программасы нигезендә төзелгән йортта куанышып гомер кичерәләр. Гөлчирә апа да, кызы да әлеге йорт белән кәнәгатьләр, йортлары чиста, җылы. Кәшиф Вәлиев ветеранны юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан котлау открыткасы тапшырды.  




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International