Районның яшь укытучылары “Безнең яңа укытучы” бәйгесендә грант алдылар

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Безнең район укытучылары “Безнең яңа укытучы” республика бәйгесендә җиңү яуладылар.
Әлеге грантка ия булучылар арасында Каразирек мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Айгөл Хикмәтова, Урыссуның икенче санлы мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Әхмәтҗанова, Урыссуның өченче санлы мәктәбеннән физика укытучысы Линар Вагизов һәм Ютазы мәктәбеннән шулай ук физика укытучысы Станислав Филлипов бар. Исегезгә төшерәбез, бәйге 2010–2015 елларда Татарстан Республикасында “Киләчәк” – “Будущее” проектының икенче этабын гамәлгә ашыру нигезендә игълан ителде. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International