Сәлимә Шәрәфиева исеме белән йөртелүче "Туган якны өйрәнү музее"нда очрашу

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Кәрәкәшле авылының Сәлимә Шәрәфиева исеме белән йөртелүче "Туган якны өйрәнү музее"нда район советы ветераннары һәм район инвалидлар җәмгыяте әгъзалары булдылар. Очрашуга әлеге музейны ачучы Сәлимә апа үзе дә кайткан иде. Башта музей директоры Гөлнара Хәмидуллина музей буенча экскурсия оештырды. Ничек итеп экспонатлар җыелуы, һәм, әлбәттә инде Кәрәкәшле авылы тарихын бәйнә-бәйнә сөйләде.    Очрашу ахырында кунаклар музейга үзләренең истәлекле бүләкләрен тапшырдылар, бигрәк тә район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова быел Казан шәһәрендә узган Универсиада-2013 алган чакыру билетларын музейга бик теләп тапшырды. Ә Сәлимә Шәрәфиева ничек итеп үзенең тормыш иптәше белән әлеге музейны ачыгу җаны-тәне белән йөрүен, аңа ярдәм иткән игелекле кешеләр турында сөйләде. Бигрәк тә район җитәкчесе Рөстәм Мидхәт улына туган районыныа чакыруы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International