Районда 500 якын кеше “Милләтләр кроссы-2013” чарасында катнашачак

2013 елның 20 сентябре, җомга

“Милләтләр кроссы-2013” Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында, шимбә, 21 сентябрьдә, Урыссуда массакүләм спорт чарасы узачак. 

Район кроссы “Энергия” стадионында үтәчәк. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә хәбәр итүләренчә, бер чакрымнан артык дистанциядә йөгерергә район предприятиеләрендә, оешмаларда һәм учреждениеләрдә эшләүчеләр арасыннан 500дән артык якын кеше чыгар дип ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International