Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Туган җирләрендә Шәмсетдиновлар бәхетле
2013 елның 20 сентябре, җомга
Шәмсетдиновлар гаиләсе тарихын билгеле булган “Весна на Заречной улице” исемле совет фильмының дәвамы дияргә мөмкин, чөнки ике тарихның вакыты һәм сюжеты бер-берсенә якын килә.
Сиринә Рәүф кызы һәм Флюр Гаяз улы агымдагы елда Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Яшь укытучы белән гади эшче узган гасырның 60нчы елларында танышалар. Кыз, Урыссуның 4 санлы мәктәбендә белем алып, аннан соң институтта укытучылык һөнәрен үзләштереп, Подгорный мәктәбендә эшли башлый. Ул көндезләрен балаларны укытса, кичләрен өлкәннәргә белем бирә. Нәкъ менә шул “өлкән” шәкертләр арасында җирле совхозның Флюр исемле яшь эшчесе дә була.
- Комсомол чорына туры килгән яшьлегебез бергә узды. Бергәләп теплицалар чистарттык, конференцияләргә йөрдек, - дип искә ала Сиринә Рәүф кызы.
Кавышкан яшьләр Урыссу бистәсенә күченә. Хезмәт юлын Техснабтан башлаган Флюр Гаяз улы, бераздан соң электр станциясенә электр слесаре булып эшкә күчә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Сиринә Рәүф кызы гомерен укытучылык һөнәренә багышлый. Ул Урыссуның элеке 4 һәм 5 санлы мәктәпләрендә төгәл фәннәрдән гыйлем бирә.
Ирле-хатынлы Шәмсетдиновлар үзләрен бик бәхетле дип саныйлар. Чөнки алар гомер бакый туган җирләрендә яшиләр һәм аңа файда китерергә тырышалар. Сиринә Рәүф кызы тумышы белән Иске Урыссу авылыннан, балачагы аның Ютазы авылында уза, яшьлек елларын Подгорный бистәсендә кичерә, гомеренең төп өлешен Урыссу бистәсендә үткәрә. Флюр Гаяз улы, Түбәндәге Тагилда туса да, яшь ярымлык чагында сабый әти-әнисе белән Подгорныйга күченеп килә, сүз уңаеннан, аның әнисе тумышы белән Иске Урыссудан. Подгорный мәктәбендә белем ала, армия хезмәтеннән соң да бирегә әйләнеп кайта. Сиринә Рәүф кызы үзенең хәләл җефетен бик кыю, хәтта күпмедер дәрәҗәдә тәвәккәл дип тә саный, чөнки ул, әти-әнисенең бердәнбер улы булуга карамастан, хатынлыкка сигез бертуганы булган кызны сайлый һәм аларның бөтенесе дә, шөкер, бүгенге көндә исән-саулар. Үзләре исә Шәмсетдиновлар якты дөньяга биш кыз бүләк итәләр.
Педагог һөнәрен сайлаган, эше “звоноктан звонокка” көйләнгән һәм вазифалары белем бирү белән генә чикләнмәгән кайсы хатын-кыз биш бала табарга җөрьәт итәр икән?!
- Мондый адымга хатын-кыз янәшәсендә аңлаучы һәм ярдәмчел ире булганда гына бара ала. Бетмәс-төкәнмәс дәфтәрләр тикшереп, контроль эшләргә әзерләнеп, минем үз балаларымның җыелышына йөрергә вакытым калмый иде. Ата-аналар җыелышына балаларымның әтисе йөрде. Хәзер инде алар үзләре мөтәкыйль кешеләр. Кызларыбыз безнең белән янәшә яшиләр – өчесе Урыссу бистәсендә, берсе – Октябрьский каласында, тагын берсе - Азнакай районында. Без бик еш бергә җыелабыз, аралашабыз. Алар безгә карата бик игътибарлылар. Өстәвенә, безнең ун оныгыбыз һәм бер оныкчыгыбыз үсеп килә. Алар да безнең өчен зур бәхет һәм шатлык.
Шәмсетдиновлар ярты гасыр бергә тигез гомер кичерүләренең сере һәр якты көннең кадерен белүдә, дип саныйлар. Гаилә бәхетле икән, димәк ир белән хатын арасында үзара хөрмәт хисе яши – Сиринә Рәүф кызы һәм Флюр Гаяз улы нәкъ менә шушы фикерне җиткерделәр. Флюр Гаяз улы – басынкы һәм аз сүзле кеше, ә менә аның хәләл җефете бик тә аралашучан ханым, мөгаен, аның бу сыйфаты төрле кешеләр белән аралашуга корылган һөнәри эшчәнлеге белән дә бәйледер. Шулай булуга карамастан, Сиринә Рәүф кызы сүзләренә караганда, гаиләдә Флюр Гаяз улы баш кеше булган һәм булып кала да. Бөтен карарларны алар бергә кабул итәләр, әни кеше аларны бары тик балаларына җиткерә генә.
- Гаиләдә иргә, әтигә булган мөнәсәбәтне хатын-кыз тудыра. Үз иреңне һәрвакыт хөрмәт итәргә кирәк, үз-үзеңне билгеле дәрәҗәдә ярату хисе булса да, эгоизмны беренче планга чыгарырга һич ярамый, - дип сүзен йомгаклады Сиринә Рәүф кызы.
Шәмсетдиновлар гаиләсендә беркайчан да бер-берсенә тупас мөгамәлә күзәтелмәгән, тавышны күтәреп эндәшү бик сирәк күренеш булган. Мөгаен, ир белән хатын арасында мондый искитмәле мөнәсәбәт булуга күпләр ышанмас, әмма шулай булмаса, бу кешеләр ярты гасыр дәвамында бер-берсенә терәк һәм кирәк булып яши, кызларына лаеклы тәрбия бирә алырлар идеме соң?
Фанүзә Ибраһимова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз