Урыссулылар “Макс-2013” аэрокосмик күргәзмәсеннән контрактлар һәм дипломнар белән кайттылар

2013 елның 20 сентябре, җомга

Урыссу бистәсенең хәрби билгеләнештәге предприятиесе Жуковский шәһәрендә узган “Макс-2013” Халыкара аэрокосмик күргәзмәсендә катнашты. 

Биредә район предприятиесе үз продукциясен – авиация, космос һәм хәрби сәнәгать җиһазлары җитештерү өчен герметик электр тоташтыргычлары тәкъдим итте һәм катнашучы дипломына лаек булды. Моннан тыш, завод Россия Федерациясе, Якын һәм Ерак чит ил предприятиеләре белән контрактлар төзеде, дип хәбәр итте маркетинг һәм сату бүлеге начальнигы Рәмис Кәтиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International