Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Районда электр энергияне урлаучылар ачыкланды
2013 елның 20 сентябре, җомга
Россиядә караклык проблемасы гасырлардан-гасырларга күчеп, тирән тамыр җәйгән. Торак-коммуналь хуҗалыкта урлашуга нигезне коммуникацияләргә “кул җитү” тудыра. Кәкре куллылар, бер карасаң нефть үткәргечкә үз файдаларына зыян салалар, икенче карасаң, электр челтәрләренә рөхсәтсез ялганалар. Ягъни, электр энергиясеннән бушлай файдалану мөмкинлеген беркем дә кулдан ычкындырмаска тырыша.
Кызганычка, электр энергиясен урлаучы гражданнар әлеге гамәлләрен зур гөнаһка санамыйлар. Аларның фикере буенча, базар яисә кибеттән тауар урлау җинаять булса, электр энергиясеннән бушлай файдалану исә зур югалту түгел. Шулай булуга карамастан, бүген тарифлар, шул исәптән халык өчен дә, очсыз түгел. Гадел булмаган юл белән электр энергиясенә чыгымнарны янга калдырырга тырышкан, ягъни урлашкан кешеләр аркасында башка кулланучылар да зыян күрә. Чөнки челтәрләргә үзбелдекле тоташкан кулланучы куәтнең бер өлешен үзенә ала, бу үз чиратында челтәрләрдә йөкләнеш тудыра һәм автоматик сак системасы эшли башлау сәбәпле бөтен кулланучыларны да утсыз калдыра. Еш кына законсыз тоташу сәбәпле янгыннар чыга, легаль булмаган кулланучылар милегенә һәм сәламәтлегенә генә түгел, закон буенча яшәүче гражданнарга да каза килә. Шуңа күрә электр энергиясен урлаучылар белән көрәш электр белән тәэмин итүне ышанычлы һәм сыйфатлы итүдә зур роль уйный. Парадокс шунда ки, электр энергиясен түләргә акчасы булмаган шәхесләр генә түгел, хәлле кешеләр һәм юридик шәхесләр дә урлый. Соңгылары исә производствога зыян китермичә яндырган утлары өчен түләргә сәләтлеләр.
Электр энергиясе каракларын контролерлар ике категориягә бүлә. Беренчесенә принципиаль рәвештә түләргә теләмәүчеләр керә. Икенчесен төрле сәбәпләр аркасында зур әҗәтләре җыелган кешеләр тәшкил итә. Әлеге бурыч артмасын өчен, алар электр челтәрләре уңайлыкларыннан бушлай файдалануга өстенлек бирәләр. “Уңган һәм булган” кешеләр урлашуның төрле ысулларын уйлап табалар. Алар счетчикка зыян салудан алып, катлаулы техник конструкцияләр урнаштыруга кадәр барып җитәләр. Барыннан да ешрак йортларында счетчиклары урнашкан кешеләр гөнаһка бата, алар минем счетчик, ничек телим, шулай әйләндерәм дигән фикер белән яшиләр. Пошаманга төшкән абонент, ә сезнең контролерларыгыз нәрсә белән шөгыльләнә, дип сорар. Ә контролерга бит бөтен кеше дә ишек ачып тормый. Шакыр-шакыр да, ишек төбендә таптанып торыр да китеп барыр!
Урлашу факты ачыкланган очракта, абонент катнашында караклык турында акт төзелә. Әлеге документ нигезендә челтәр компаниясенә китерелгән зыян исәпләнә. Һәрбер очракта сумма төрлечә килеп чыга, ул соңгы тапкыр счетчик тикшерелүенә һәм йортта электр җиһазлары күпме булуга бәйле. Берәүләр электр энергиясен 500 сумлык урласалар, икенчеләр исә салган зыян 15 000 сумнан да артып китә. Әйтик, урлашу фактлары Кече Урыссу, Ютазы, Салкын Чишмә, Урыссу бистәсендә (юридик шәхесләр) ачыкланды. Ахыр чиктә, башкалар хисабына электр энергиясенә чыгымнарны кыскартырга теләүчеләр үз-үзләренә зыян китерәләр, чөнки закон бозучыларга барыбер түләргә туры килә.
Сүз уңаенда. Ютазы районы электр челтәрләре уңайлыкларын сату төркеме 2013 елның сигез ае эчендә 5626 контроль обход үткәрде, 118 күрсәтмә бирелде, 180 хисаплау приборы алыштырылды, 28 рейд үткәрелде, хисапсыз электр энергиясен файдалануга 23 акт, килешүсез файдаланганга 5 акт төзелде. 150 995 сумлык 72 091 кВт. күләмендә электр энергиясе урлануы ачыкланды. Законсыз электр энергиясен яндыру фактлары турында “кайнар линия” телефоны 8 (843) 200-01-11 (Казан ш.) яисә Ютазы районы электр челтәрләренә 2-60-86, 2-85-24 телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз