Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Сабырлыгы белән үрнәк ул
2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе
Урыссулы Нира Төхбәгалиева шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Азнакай районы авылларының берсендә туып-үскән кызның тормышы, беренче карашка, әлләни аерылып тормый: репрессияләнгән әтисе, күп нәрсәдән мәхрүм булулар һәм борчылулар – мондый хәлгә өлкән буынның күпчелек вәкилләре дучар ителгән. Кешеләр язмышы... Төптән уйлап карасаң, күпләр бер гаепсезгә рәнҗетелгән. Авылда мөгаллим булган әтисенең гомерен бары тик түрәләргә быел уңыш уңды, колхозчыларга да өлеш чыгарырга мөмкин дигән эчкерсез сүзләре өчен генә өзәләр. Әлбәттә, дүрт яшьлек кыз ул вакытта әтисез калган тормышының кискен борылыш аласын, ачлы-туклы көнкүрешкә дучар буласын башына да китерми. Иреннән бер хәбәр дә алмаган Нираның әнисенә төп нигезенә әйләнеп кайтырга туры килә. Ул еллардагы күпчелек крестьян гаиләләренә хас булган кебек, Нира да урманга ботак-чатак артыннан йөреп, кырларда калган бәрәңге җыеп, бер генә чабата туздырмый. Кызга тамагын туйдырыр өчен күп тырышырга туры килә.
Зиһенле кыз уку турында хыяллый. Мәктәпне тәмамлаган Нира Алабугага китә һәм китапханәче һөнәрен үзләштерә. Нәкъ менә шушы чорда аңарда китапка зур мәхәббәт уяна. Ул аларда язылган юллардан күңеленә җитмәгән матур мизгелләрне кабул итеп ала. Яшь белгечне Тымытык авылына эшкә билгелиләр. Биредә ул үзенең булачак ирен очрата. Чкалов зенит-артиллерия училищесы чыгарылышчысы, чаңгыда йөгерү буенча спорт мастеры Мияссар Төбәгалиевның өйгә кайткан чагы була. Ул ачык йөзле һәм акыллы кызны бик тиз күреп ала. Күп санлы конференцияләр, агитбригадалар белән чыгыш ясау, лекцияләр, сәхнәләштерелгән постановкалар, концертлар – әлеге бөтен чараларда яшь китапханәче катнашып кына калмый, ул аларны оештыра да. Офицерларга хас төз сынлы Мияссар яшь кызның йөрәген яулый. 1956 елда яшьләр кавышалар, гаилә башлыгы хезмәт иткән шәһәргә – Ленинградка күченәләр. Әмма андагы һава торышы туган җирнекеннән нык аерыла: томаннар, дымлылык... Шуңа күрә ике елдан соң Төхбәгалиевлар Татариягә, Урыссу бистәсенә күченеп кайталар. Мияссар Гали улы сигезьеллык мәктәпкә физкультура укытучысы булып эшкә урнаша, хикәятебез герое исә шул ук мәктәптә, әмма бераз соңрак, китапханәче булып эшли башлый. Төхбәгалиевлар йорт-җир җиткерәләр, өч бала үстерәләр. Аларның гаилә яшәеше көйле бара, чөнки тормыш дилбегәсен сабыр, дөнья сынауларын акыл белән ерып чыга белүче Нира ханым үз кулларында тота. Шуңа күрә дә, гомерләр үтеп тә, аларның гаилә учагының җылысы бүгенге көндә мөстәкыйль балаларына да, оныкларына да җитә.
- Хатыным миңа зур шифа. Ул мине үтәли күрә, шуңа күрә аның киңәшләренә колак салмый мөмкин түгел, - ди Мияссар Гали улы.
Мөгаен, адәм баласының беренче хәләл җефетен Ходай үзе билгели, дип белеп әйтәләрдер. Моннан күп еллар элек сайлап алган тугры хатыны Нира нәкъ менә янәшәсендә булу белән аның тормыш иптәше бәхетледер.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз