Бердәмлек маршы

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
Айлык кысаларында үткәрелгән тагын бер чара – бердәмлек маршы булды, анда Урыссу укучылары катнашты. Кулларына транспарантлар һәм ак шарлар – тынычлык, игелеклелек һәм сафлык символлары тотып, алар парад колоннасы белән бистә буенча уздылар һәм “Энергия” стадионында җыелдылар.
Ватанпәрварлык, гаделлек хисе, көч куллануга кире мөнәсәбәт – яшүсмерләрне  экс-тремистик идеяләр тәэсиреннән менә нәрсә саклап калырга тиеш. Узган бердәмлек маршы кебек акцияләр укучылар туплануына, яшь буында яңа аң формалаштыруга булышлык итә һәм башка кешенең хокукларына һәм ирекләренә түземле һәм ихтирамлы булуда нигез булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International