Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнәбез

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы узган җомгада район советының утырышлар залында үтте.

Утырышта Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча республика чаралар планы, районда Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча чаралар планы, шулай ук әлеге юнәлештә сугыш һәм хезмәт ветераннары тарафыннан үткәрелгән эш барышы турында сораулар каралды. Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы депутаты, икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Марат Галиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International