Районда экстремизмга урын юк

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
Татарстанда игълан ителгән экстремизмны кисәтүгә һәм аның белән көрәшкә багышланган айлык кысаларында райсоветта түгәрәк өстәл артында очрашу үтте. Әлеге проблема республика Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев катнашында тикшерелде.
 
Экстремизм проблемасына кагылып, район башлыгы Рөстәм Нуриев район үзәге – Урыссу бистәсендә күп милләтле һәм төрле конфессиядәге халык  яшәвен ассызыклады. Мондый шартларда бер-береңә толерант мөнәсәбәт аерым әһәмияткә ия.
Түгәрәк өстәл эшендә дини конфессия-ләр вәкилләре, аерым алганда, Изге Николай чиркәве настоятеле иерей Роман һәм районның имам-мөхтәсибе Марат Мәрдәншин катнашты. Алар дини экстремизмның чыганаклары һәм үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Район укучылары һәм яшьләре исеменнән үз фикерләрен балалар думасы спикеры Владлена Минһаҗева һәм “Волма” заводыннан яшьләр оешмасы вәкиле Анас-тасия Роготнева җиткерделәр.
Экстремистик идеяләр еш кына массакүләм мәгълүмат чаралары аша тарала, әмма без газетабызда толерантлык пропагандалансын һәм нинди дә булса милләтнең яки диннең бер-берсеннән өстен булу идеясе тумасын өчен даими эшлибез, дип билгеләп үтте үз чыгышында “Ютазы таңы” газетасының баш мөхәррире Лилия Гәрәева. 
Балалар һәм яшьләр арасында экстремизмны кисәтү буенча эш турында мәгариф бүлеге начальнигы Илшат Мәрданов сөйләде.
Әңгәмәдә күңелле мизгелләр дә булды, экстремизмга каршы тематикага үткәрелгән: иншалар, рәсемнәр һәм фотографияләр бәйгеләре нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр бүләкләнде. Грамоталарны һәм бүләкләрне Рөстәм Нуриев тапшырды. 
Түгәрәк өстәл утырышын тәмамлап, Дәүләт советы депутаты Марат Галеев укучыларга мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышыннан соң, депутат Ютазы мәктәбенә үзенең дусты, отставкадагы полковник тарафыннан җыелган китаплар коллекциясен тапшырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International