Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Яраткан эш – ярты бәхет
2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе
Миңа Урыссу бистәсенең күп кенә предприятиеләрендә эшләргә туры килде.
Хәзер мин пенсиядә. Тормышымнан зарланмыйм. Яшәргә өем, кияргә киемем, ашарга ризыгым бар, пенсия акчасы үземә җитә. Эшләгән предприятиеләремнең җитәкчеләре дә минем эшемне намус белән башкаруымны беләләр. Без предприятиеләрнең уңышлы киләчәгенә ышанып хезмәт иттек, ә алар көтмәгәндә хосусый милеккә әйләнде. Шул ук вакытта хуҗаларның эшче хокукларына игътибары кимеде. Ә милекчеләрнең хокуклары, киресенчә, артты, үзләренә ошамаган кешеләргә капка гына күрсәтәләр, чөнки алмашка эшсезләр күп. Предприятиеләр дәүләт карамагында булганда, алардан кадрлар китүенә борчылу зур иде. Җитәкчеләр эшчеләр язмышына битараф булмады, хәтта төрмәдән кайтасы кешегә дә ышанычлы урын билгеләп, аны ышанычлы эшчегә беркетеп куйдылар. Хәтта эшләргә теләмәгәннәрне дә, үгетләп эшләргә мәҗбүр иттеләр.
Минем “Ютазы таңы” газетасында бастырылган “Бистәм Урыссу” дигән шигыремдәге “Теләге бар – эшләр эш тә таба” дигән юллар уңаеннан миңа дәгъва белдерделәр: “Вәсилә, алдашкансың, теләк бар ул, эш кенә табып булмый”, - диделәр. Әйе, мин үзем пенсиядә булгач, күпме кешенең эш таба алмый интегеп йөргәнен күрмәгәнмен бит. Әлбәттә, эш сорап килгән кешегә эш тәкъдим итәләр, әмма юрист - сыер саварга, укытучы - идән юарга, шофер – йөкче булырга теләми бит. Һәркемнең укып алган һөнәре буенча эшлисе килә.
Мин үзем ГРЭСта электр моторларын төзәтүче булып эшләп пенсиягә чыктым. Үз эшемне яратып башкардым, әле дә төшләремдә эшкә барам. Теләк белән эшләмәгән эшнең сыйфаты да начар була.
Без предприятиеләрнең үсүенә, ныгуына өметләндек, тырышып эшләдек. Аларның кайберләренең юкка чыгачагын күз алдына да китерә алмадык. Хастаханәләрдә дару сатып алмыйча, бушлай дәваландык. Югары уку йортларында сә-ләтле балалар бушлай укыды.
Бистә елдан-ел матурлана, үсә. Халык саны да арта. Димәк, эш урыннарын да арттырырга кирәк. Күңеле күтәренке кеше генә матурлыкны күрә ала.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз