Районның “Истоки” ветераннар хоры мактаулы исем алды

2013 елның 27 сентябре, җомга
“Истоки” хоры бик яхшы программа күрсәтте, дип хәбәр итте хорның музыкаль-сәнгать җитәкчесе Ирина Иванаевская. Нәтиҗә үзен озак көттермәгән. Коллективка “халык” исемен бирү турындагы мәдәният министры боерыгына 18 сентябрьдә кул куела. Һәм 1 октябрьдә хор “Балкыш-Сияние” республика конкурсының гала-концертында инде яңа исемдә һәм яңа костюмнарда катнашачак. Ул Казан шәһәрендә Татар филармониясендә узачак. Сүз уңаенда, хорның концертмейстеры – Зөлфирә Кубашева.Бу елны “Истоки” ветераннар хоры “халык” хоры исемен алуга Актүбә бистәсендә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге комиссиясе алдында чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International