“Электросоединитель” акционерлык җәмгыяте эшчеләре сентябрь ахырында күңелле бәйрәм уздырачак: алдагы якшәмбедә алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Сүз дә юк, әлеге эш аны сайлаучылардан үз һөнәрләрен яхшы белүне генә түгел, даими үсүне дә таләп итә. Предприятиенең үзгәртеп кору елларында агымда калуы, кадрлар потенциалын саклый алып, бүген дә гамәлдә булуы дөрес билгеләнгән курс һәм аның җитәкчелегенең алдан күрүчәнлеге турында сөйли. Завод бүген дә илнең оборона әһәмиятендәге предприятиеләре белән бер сафта, үз көндәшләренең “кысрыклавына” түзә. Аның продукциясе таләп ителә, аның даими заказчылары бар һәм яңаларын җәлеп итү өстендә эшлиләр.
Акционерлык җәмгыять коллективын һөнәри бәйрәм белән котлап, киләчәктә дә авангардта калуын, кадрлар чыныктыру урыны статусын югалтмавын һәм шулай ук район тормышында актив катнашуын телисе килә. Бәйрәм белән сезне, предприятие эшчеләре, Машина төзүчеләр көне белән!