Актив тормыш юлдаш булсын!

2013 елның 28 сентябре, шимбә

Октябрь башы – көз, коелган яфраклар, явым-төшем чоры. Әгәр яз табигать уянуы, кешенең юл башы белән ассоциацияләнсә, көз, теге яки бу дәрәҗәдә, картлыкны күзаллый. Шул ук вакытта Өлкәннәр көне – картларга алмашка килгән буынга туктап тору һәм тормыш дөреслеге турында күңелгә ятып бетмәгән нәрсәләр турында сөйләүче кешеләр хакында уйлану мөһимлеген искәртү дә ул. Алар - әбиләребез һәм бабаларыбыз, абыйларыбыз һәм апаларыбыз, производствода остазларыбыз булган элекке хезмәттәшләребез, без – бәгырь кисәкләрен теләсә нинди рәнҗетүчедән якларга әзер торган әти-әниләребез. Кызганыч, узган еллар кешеләр сәламәтлегендә һәм холкында яхшы чагылмый. Еш кына менә дигән киңәшләр безгә чиктән тыш үгет-нәсыйхәт, борчылу-мәгънәсез курку чагылышы кебек күренә. Ничек кенә булмасын, өлкән буын вәкилләре – безнең укытучыларыбыз, бай тарих, зирәк киңәшләр хәзинәсе, һәм, арттыруларсыз – мәңгелек кыйммәтләр турында тормыш постулатларын үзләштерүчеләр дә.

Хөрмәтле ветераннарыбыз, мөмкин кадәр озаграк сәламәт булып калыгыз һәм күңелегез белән картаймагыз. Якыннарыгызның  һәм туганнарыгызның  кайгыртучанлыгын, имин һәм куанычлы көннәр телим!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International