Россия көне кысаларында Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Россия-Туган илем!» дип исемләнгән чара узды.
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүчеләр берничә командага бүленеп, квестның алты күңелле этабын узды.
Һәр этап Ватан, Россия турында интеллектуаль биремнәрдән торды. Ике команда да квестны уңышлы узды. Чара ахырында тәрбия буенча киңәшче Абдуллина А.З. балаларны Россиянең дәүләт символлары белән таныштырды. Шулай ук «Галстук бәйлә»нең соңгы этабы да кызыклы булды.
#Ютазы районы