Хөрмәтле Ютазы районы мөселманнары!

2024 елның 16 июне, якшәмбе

Сезне Ислам диненең иң әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Рух тантанасын һәм әхлакый сафлыкны символлаштыручы Корбан бәйрәме ислам диненең күркәм идеалларын – башка диннәргә карата сабыр мөнәсәбәтне, якыннарыңа мәхәббәтне, һәркемгә карата кайгыртучанлык һәм мәрхәмәтне гәүдәләндерә.
Ул кешеләрне өлкәннәрне хөрмәтләргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якыннарыңны кайгыртырга, балаларны игелеклелек һәм намуслылык рухында тәрбияләргә өйрәтә.
Ислам диненең югары гуманистик кыйммәтләре киләчәктә дә рухилыкны, үзара аңлашуны, күпмилләтле район халкы арасында бердәмлекне һәм дуслыкны ныгытуга хезмәт итсен, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны сакларга булышсын.
Бу якты бәйрәмдә барыгызга да нык сәламәтлек, гаиләләрегездә бәхет һәм иминлек, барлык игелекле башлангычларыгызда һәм эшләрегездә уңышлар телим.

Район башлыгы

А.А.Шафигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International