Махсус хәрби операциядә һәлак булган рядовой Динар Сәгадәт улы Әхмәтшин белән хушлашу аның туган ягы Бәйрәкә авылындагы туган йорты капкасы янында узды.
Ул махсус хәрби операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә батырлык күрсәтеп һәлак була.
Хушлашу тантанасында һәлак булган якташыбызның туганнары һәм якыннары, район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов, җирлек башлыклары, район хезмәтләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Шулай ук хушлашу мәрасимендә Ютазы районына эш визиты белән килгән ТР Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты, ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, ВСМСның төбәк бүлеге рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты.
— Бу Динарның гаиләсе өчен кире кайтара алмаслык югалту, туганнары һәм якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре өчен авыр югалту, - дип билгеләп үтте район башлыгы хушлашу мәрасимендә катнашучыларга мөрәҗәгатендә. - Якташыбыз чиксез батырлык, тырышлык, ныклык һәм фидакарьлек үрнәге булды. Аның исеме ютазызылар хәтерендә, гомумән, россиялеләр хәтерендә мәңгегә калачак.
Батырлык һәм тырышлык күрсәткән өчен Батырлык Ордены үлгәннән соң һәлак булган сугышчының әнисенә Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Хәлитов тарафыннан тапшырылды.
Хушлашуның матәм митингы бер минут тынлык һәм һәлак булган якташыбыз истәлегенә чәчәкләр салу белән тәмамланды.