Урыссуның 3 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Лучик» җәйге мәктәп яны лагерен ачу тантанасы булды.
Иртә белән мәктәп балаларның көлүләре һәм күңелле тавышлары белән тулды.
Тантаналы линейка дәүләт флагларын күтәрү һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннарын башкару тантанасыннан башланды.
Тантаналы линейкадан соң балаларны иртәнге ялкынлы зарядка көтә, аннан соң балалар иртәнге ашка күңелле һәм дусларча китәләр.
Көн дәвамында балалар бер-берсе белән таныштылар, ачык һавада төрле уеннар уйнадылар. Смена әле яңа гына башланды һәм алда балаларны тагын бик күп кызыклы, мавыктыргыч чаралар көтә.