17 июньдә район тормышы мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә узды

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Анда Башкарма комитетның структур бүлекчәләре вәкилләре, тормышны тәэмин итү предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең төрле өлкәләренә кагылышлы актуаль мәсьәләләр тикшерелде.

Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча оператив хәл 48 хәбәр белән характерлана.

Урыссу үзәк район хастаханәсе тотрыклы һәм штат режимында эшли.

Районның баш ветеринария табибы Вячеслав Гофман «Ютазы район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУның 2023 ел һәм 2024 елның 5 ае эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Хисап чорында карантин һәм аеруча куркыныч авыруларны профилактикалау буенча план 100% ка үтәлгән. Ютазы ветеринария берләшмәсе базасында Ашыгыч экспертиза лабораториясе эшли. Анда базарда, ярминкәләрдә һәм сәүдә нокталарында сатыла торган азык-төлек продуктларына ветеринария-санитар экспертиза үткәрелә. Ай саен хуҗалыклардан чимал сөт пробалары, шулай ук колбаса һәм ит ярымфабрикатлары пробалары сайлап алына.

Киңәшмәдә гадәттәгечә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, башкарма комитет бүлекләре һәм тормышны тәэмин итү хезмәтләре башлыкларының агымдагы эш турында докладлары яңгырады. Докладлар арасында — аренда хакы керүе, опека һәм попечительлек буенча эшне оештыру, торак базарындагы вәзгыять, торакны файдалануга тапшыру.

Киңәшмә ахырында алдагы атнага төп эш юнәлешләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International