Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Район авыл хуҗалыгы коллективлары кышкы режимга күченә башладылар
2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
Район авыл хуҗалыгы коллективларындагы савым көтүе хәзер төнлә терлекчелек биналарында тотыла.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Марсель Зарипов билгеләп үтүенчә, сыерлар көтүлекләргә иртәнге савымнан соң чыгарыла, көндез – терлекчелек фермаларына кайтарыла. Малларны ашату рационы – кышкы. Сыерлар организмы үзенчәлеге буенча, сөт күләме бераз кимегән, әмма узган ел дәрәҗәсеннән ким түгел. Бүгенге көндә район буенча тулаем савым 3768 центнер тәшкил итә. Ашату бер типта булган хуҗалыкларда савымнар югары. Шуны искәртәбез, “АгроМир” һәм Тукай исемендәге җаваплылыклары чикле җәмгыятьләренең заманча сөт фермаларында терлекләр ел дәвамында бинада тотыла: азык “өстәленә” ДеЛавал голланд фирмасы миксеры белән эшкәртелгән сенаж, салам, тоз, акбур, концентратлар бирелә. Ягъни сыерларның организмы стресска дучар ителми, шул сәбәпле савымнар да югары. Терлекчелек биналарын кышка әзерләү турында сөйләгәндә, 2012-2015 елларда авыл хуҗалыгын үстерү программасын тормышка ашыру кысаларында фермаларны югары технологияле реконструкцияләү “Таң” һәм “Кәрәкәшле” хуҗалыкларында гамәлдә тәмамланган. Аның нигезендә – сөтнең сыердан шунда ук сөт үткәргеч аша танк-суыткычларга агуы, бу чимал сыйфатына яхшы тәэсир итә. Узган елда реконструкциянең мондый тәҗрибәсенә “Кәрәкәшле” ҖЧҖның өч фермасының берсендә, “Нәбиуллин” КФХда һәм “Уңыш” ҖЧҖда ия булдылар.
Үсемлекчелектә туфрак эшкәртү дәвам итә. Әлеге агрочара темпына бераз яңгырлы һава торышы комачаулаган. Моннан тыш, кукуруз игү тәмамлануга якынлаша. 1700 гектарга чәчелгән әлеге культураның ун проценты бүгенге көндә тамырда калган.
Роза Искәндәр
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз