Безнең чаңгычы Уфа шәһәрендә 5, 6 октябрьдә узган Башкортстан Республикасы Чемпионатында алтын медальгә лаек булды.
1994-1995 елларда туган чаңгычы-ярышчылар арасында чаңгы-роллерларда узышта һәм кросста җиңүне “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Гүзәл Закирова яулады.