Ютазы районында “Көрәш” федерациянең башкарма директоры Марсель Таһиров булып китте

2024 елның 21 июне, җомга

Сәфәр вакытында Марсель Шәрипҗан улы Бәйрәкә авылының «Батыр» спорт комплексында булды.

20 июньдә, көрәшенең күнекмә процессы вакытында, «Батыр» спорт комплексында ТР көрәш Федерациясенең башкарма директоры, ике тапкыр РФ чемпионы, көрәш буенча ТРның күп тапкыр чемпионы, спорт мастеры Марсель Таһиров булды.

Көрәш залында ул тренер-укытучы Радик Әхмәтҗанов җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь көрәшчеләр белән очрашты. Балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, югары әзерлек дәрәҗәсен һәм остазларының тырышлыгын расладылар.

Аның визиты яшь спортчылар өчен үз потенциалын күрсәтү һәм кыйммәтле киңәшләр алу өчен бик яхшы мөмкинлек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International