Җәй-ял итү, күңел ачу вакыты. Җәй шулай ук иң кызыклы китаплар һәм журналлар уку, әсәрләр уку вакыты да.
«Гаилә» паркында балалар өчен «Әдәби беседка» дигән сәгать узды.
Чара барышында балалар китапханә фондыннан яңа төсле басмалар белән таныштылар, балалар журналларын ачтылар, яраткан китаплары турында сөйләделәр. Аннары «Геройны танып бел!" әдәби викторинасында катнашалар, анда яраткан әкиятләренең барлык геройлары табышмаклар эченә яшеренгән иде.
Яшь укучылар өчен мондый җәйге вакыт үткәрү файда китерә һәм укуга мәхәббәт тәрбияли.