Димтамак авылы укучылары туган якны өйрәнү музеена экскурсия белән бардылар

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Мәктәп яны лагереннан килгән балалар музейда истәлекле датада - 22 июньдә, Хәтер көнендә булдылар.

1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана, ул дистәләгән миллион совет кешеләренең — хәрбиләрнең дә, тыныч халыкның да гомерен ала. Хәтер һәм кайгы көнендә без СССР халыкларының батырлыгын искә төшерәбез, һәлак булганнарга хөрмәт күрсәтәбез һәм киләчәктә мондый хәл кабатланмаска тиешлеген кабат үзебезгә искә төшерәбез.

Димтамак урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры тәрбияләнүчеләре өчен мәктәпнең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Анда балалар Бөек Ватан сугышы чоры экспонатлары белән таныштылар. Шулай ук алар Бөек Ватан сугышы ничек башлануы, шәһәрләребезгә, авылларыбызга һәм районыбызга нинди зыян китерүе турында да белделәр. Яшь кунаклар Бөек Ватан сугышы елларында илебезне саклаган солдатлар язмышы белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International