21 июньдә "Гаилә" паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар кысаларында Бөек Ватан сугышына багышланган квест узды.
Квест өч этаптан тора: рәсемнәр конкурсы, сорауларга җаваплар, көйне фаразла.
Чарага сугыш балалары да чакырылган иде. Педагогик ветеран Зоя Глушкова мәктәп укучыларына балалар йортында үткәргән авыр еллары, сугыш балаларының яраткан китаплары, җырлары, уеннары турында сөйләде.
Чара беренчеләр хәрәкәте белән берлектә уздырыла.