Урыссу халкы «Хәтер шәмен» кабызды

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Урыссу бистәсенең район мәдәният йорты мәйданында «Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясе узды.

Чарада район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район җитәкчелеге катнашты.

Җыелганнар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм шәмнәр кабыздылар.

Исегезгә төшерәбез, Хәтер һәм кайгы көне ел саен 22 июньдә Россиядә Бөек Ватан сугышы башлануның еллыгына билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International