«Кояшкай» мәктәп яны лагеренда «Юл куркынычсызлыгы әлифбасы» юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча квест-уен узды.
Балалар гомуми тематика белән берләштерелгән берничә кызыклы этап үттеләр, аларның һәрберсендә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын һәм юл билгеләрен белү буенча биремне үтәделәр, кирәкле юл билгеләрен алу өчен пазллардан картиналар төзеделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Балалар барлык сынауларны үттеләр, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр.