Район тормышы мәсьәләләре буенча атналык киңәйтелгән киңәшмә.

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Дүшәмбе иртәсендә район тормышы мәсьәләләре буенча киңәйтелгән атналык киңәшмәдә катнашучылар Севастополь һәм Дагестандагы терактлар нәтиҗәсендә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Ютазы муниципаль районы тормышында актив катнашканы өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан Ютазы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәте белән Ютазы муниципаль районының «Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе» региональ иҗтимагый оешмасының бүлек җитәкчесе Аськаев Петр Алексеевич бүләкләнде.

Туган көне уңаеннан котлау сүзләре Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашевага юлланды.

Киңәшмәдә балаларның җәйге ялын оештыру турында Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Регина Галләмова хәбәр итте. Районда җәйге сәламәтләндерү кампаниясен «Дубравушка» БСЛ, «Горизонт» палаткалы лагеры, 5 ишегалды лагеры гамәлгә ашыра, моннан тыш, балаларның Чаллыда «Жемчужина» һәм «Саулык» һәм Чистайда «Раздолье» кебек ТР шифаханә-сәламәтләндерү учреждениеләренә керүләре оештырылачак.

Сәламәтләндерү сезоны 1 июльдә «Дубравушка» БСЛ  сменасын ачу белән башланачак, анда капиталь ремонт ясалган.

«Дубравушка» лагеренда һәм палаткалы лагерьда җәй дәвамында 205 бала ял итә алачак.

Киңәшмә эшендә оператив һәм эпидемиологик вәзгыять турында хисаплар, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, башкарма комитет һәм тормышны тәэмин итү хезмәтләре бүлекләре башлыкларының агымдагы эш атнасына планнары турында докладлары тыңланды. Киләсе атнага эшнең төп юнәлешләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International